+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 09:01

Көннәр суыта, яңгырлар килә...

Бу хакта "Башгидрометүзәк" синоптиклары хәбәр итә. Кайчан суыта башлаячак соң?

Көннәр суыта, яңгырлар килә...Көннәр суыта, яңгырлар килә...
Көннәр суыта, яңгырлар килә...
Әйтик, 2 сентябрьдә һава температурасы көндез +21,+26 градуска кадәр төшәчәк, ә көньяк районнарда эссе һава торышы сакланачак: +28,+33 градус булачак. Ял көннәрендә һава температурасы көндез +16,+21 градуска кадәр төшәчәк.

"Көннәр суынуга Русиянең төньягында киң юнәлештә хәрәкәт итүче циклон сәбәпче. 2 сентябрьдә давыллы җил белән кыска вакытлы
яшенле яңгырлар узачак.

Республиканың көньяк районнарында явым-төшемсез булачак. Аерым төньяк районнарда явым-төшем булу сәбәпле, гадәттән тыш янгын куркынычы кимиячәк", - дип аңлатты синоптиклар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас