Линейканы Башкортстан Республикасының Баш федераль инспекторы Алексей Касьянов ачты, ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның сәламләү сүзен укыды:
«Сез башлангыч хәрби әзерлек буенча сыйфатлы белем һәм практик күнекмәләр алу, интеллектуаль һәм физик үсеш дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлекләренә ия. Моның өчен округның кадет корпусларында барлык шартлар да тудырылган. Акыллы, алга киткән һәм белемле яшьләр - Ватаныбызның, илебезнең киләчәге.
Укытучыларыгызга һәм остазларыгызга аерым рәхмәт. Сез үз эшегезгә йөрәгегезне һәм җаныгызны саласыз, балаларга гаҗәеп белем дөньясын ачасыз һәм авырлыкларны җиңәргә булышасыз. Сезнең өчен иң яхшы бүләк – укучыларның укуында, спортта һәм иҗатта югары күрсәткечләре».
Алексей Касьянов шулай ук кадет белемен сайлап, язмышын Ватанга хезмәт итү белән бәйләргә теләүчеләрның лаеклы һәм җаваплы адым ясавын билгеләп үтте.
Тантаналы линейкада шулай ук Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов катнашты, ул кадетларны Белем көне белән котлады.
Узган елларда кадет корпусын тәмамлаучылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хокук саклау органнары һәм Русия Оборона министрлыгы линиясе буенча югары уку йортларына керү сынауларын уңышлы үтә.
Линейка тәмамлангач, балалар Русия һәм Башкортстан гимнын башкарды һәм хәрби сафта мәктәп алды мәйданыннан үтте.
Фото: Башинформ