+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 07:55

“Шәйморатовчы” булу мактаулы да, җаваплы да!

Кырмыскалы районы укучылары “Мин Шәйморатов сыйныфында укыйм!” – дип, аеруча зур горурлык белән әйтә.

“Шәйморатовчы” булу мактаулы да, җаваплы да!“Шәйморатовчы” булу мактаулы да, җаваплы да!
“Шәйморатовчы” булу мактаулы да, җаваплы да!

Республикабызда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге тәүге сыйныфлар 2020 елда ук ачыла башлаган иде. Агымдагы уку елында исә Башкортстанның 47 муниципаль районы һәм шәһәр округларында 57 “Шәйморатов сыйныфы” барлыкка киләчәк. Кырмыскалы районының Прибельский, С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәпләре, Кырмыскалы гимназиясе укучылары да узган уку елдында шәйморатовчылар сафына алынды. Бу сафларга тиздән район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучылары да кабул ителәчәк.

Кырмыскалы гимназиясендә яшь шәйморатовчылар сыйныфына башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гафарова җитәкчелек итә. 6 “А” сыйныфында 27 бала белем ала. Яхшы укудан тыш, укучылар мәктәп, район күләмендә узган мәдәни һәм спорт чараларында, төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм уңышларга ирешә.

С. М. Чугункин исемендәге мәктәпнең яшь шәйморатовчылары да активлыклары белән аерылып тора. Җитәкчеләре Ләйсән Хәсәнова билгеләвенчә, “Шәйморатовчы” исемен йөртә башлагач, укучыларның укуга гына түгел, гомумән, тормышка мөнәсәбәтләре үзгәргән. Башкаларга барлык яклап та үрнәк булырга тиешлекләрен алар яхшы аңлый һәм сынатмаска тырыша. Ата-аналар да мондый башлангычны хуплап кабул иткән.

Тиздән шәйморатовчыларның махсус формасы да булачак. Шулай ук значокларның дизайны өстендә эш алып баралар. Ләйсән Әхмәт кызы билгеләвенчә, аны өч дәрәҗәле итеп эшләгәндә бик яхшы булыр иде. Эш аны таратып бирүдән тормый, бу билгегә лаек булырга кирәклеген укучылар аңларга тиеш. Шулай ук әлеге значок ниндидер уңышлар-казанышлар өчен тапшырылса, ул тагын да кадерлерәк булачак һәм башкаларны да изге эшләргә дәртләндереп торачак, ди укытучы.

Шәйморатовчылар сафына укучылар узган уку елы ахырында тантаналы шартларда кабул ителгән. Һәм 9 май көнне “Ветеранның йорты алдында парад” акциясендә катнашканнар. Патриотик юнәлештәге чаралар агымдагы уку елында аеруча күп булачак. Ләкин Ләйсән Әхмәт кызы эшне укучыларыбызны районның тарихы, милли героебызның тормышы һәм хәрби юлы белән таныштырудан башларга тели. Сыйныф сәгатьләре, башлыча, шул темага багышланачак. Шулай ук тиздән Шәйморатов күпфункцияле авыл мәдәният йортында урнашкан Миңнегали Шәйморатовның күргәзмә залына экскурсиягә җыеналар. Укучылар бу вакыйганы түземсезлек белән көтә.

“Шәйморатов сыйныфлары”нда илебез тарихына хөрмәт, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре һәм аның легендар командиры Миңнегали Шәйморатов үрнәгендә Ватаныбыз белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре, укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру, актив гражданлык позициясе булдыруга юнәлтелгән эш алып барыла. Бүгенге көндә бу аеруча актуаль.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас