+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 сентябрь 2022, 05:40

Чокырлар һаман да тынгы бирми

Республикага идарә итү үзәге, шулай ук, юл билгеләрен куярга, коены ябарга һәм иске гаражны сүтәргә ярдәм иткән.

Чокырлар һаман да тынгы бирмиЧокырлар һаман да тынгы бирми
Чокырлар һаман да тынгы бирми
Бу хәбәрне ЦУРның мәгълүмат системалары социаль челтәрләрдә август урталарында теркәгән. Уфада яшәүче бер ир Шота Руставели урамындагы юлдагы чокырлар турында яза. Проблеманы хәл итүгә Орджоникидзе районының төзекләндерү хезмәткәрләре дә кушылган һәм чокырларны тиз арада ямап куйган.

Сипайлово бистәсендә дә шундый ук хәл килеп туган. Ю. Гагарин белән Академик Королев урамнарындагы йортлар арасында чокырлар хасыйл булган. Районның коммуналь хезмәтләре бу хәлне эшкә алган һәм юл участогын ремонтлаган.
Бер уфалы Российская урамы, 100/3 адресы буенча җәяүлеләр кичүендә бордюрларны дөрес урнаштыру үтенечен “Госуслуги” сайтындагы Кире элемтә платформасында язган. Аның сүзләренчә, бордюрларның биеклеге нормаларга туры килми. Районның коммуналь хезмәткәрләре бордюрны сүткән һәм махсус төшү урыны ясаган. Хәзер коляскада бала этүче аналарга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә юл аркылы чыгу уңайлырак булачак.
Тагын бер мөрәҗәгать. Уфа шәһәренең Октябрь районына караучы Нагаево авылында яшәүче кеше юл катламының ишелеп төшүен белдергән. Асфальт Хәсәнов бульвары һәм М. Арсланов урамнары киселешендә җимерелә. Башкортстан ЦУРы бу хәлне эшкә алган, җаваплы хезмәтләр җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, юлны ремонтлаганнар.
20 июньдә уфалыларның берсе социаль челтәрләрдә Салават Юлаев проспектыннан Миңнегали Гобәйдуллин урамына күтәрелгәндә тиешле юл билгесе булмауга зарланган. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары мөрәҗәгатьне теркәп, Уфа хакимиятенә тапшырган. Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре участокны тикшергән һәм 19 августта юл тамгасын урнаштырган.
12 августта бер якташыбыз Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә Республика тән пешү үзәге территориясендә тәмәке тартулары турында мөрәҗәгать калдырган. Төтен дәваханә тәрәзәләреннән палаталарга үтеп керә, бу исә авыруларның хәлен тагын да мөшкелләндерә. Җитмәсә, “тәмәжникләр” тәмәке төпчеген шунда ук ыргытып китә икән. Башкортстан ЦУРы бу хәбәрне контрольгә ала, проблемага Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хезмәткәрләр кушыла. Чара күрелгән, контроль көчәйтелгән һәм өстәмә рәвештә тиешле урынга тәмәке тартуны тыю турында мәгълүмати билгеләр урнаштырылган.
Уфадагы Авыл урамы, 8/2 санлы йорт янында озак еллар инде тутык каплаган гараж торган. Биш ел элек аның хуҗасына конструкцияне сүтәргә күрсәтмә бирелгән, тик гараж һаман күчерелмәгән. Халык бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә язган. Мөрәҗәгатьне эшкә алганнар. Башкаланың Калинин районы хезмәткәрләре гараж хуҗасын эзли башлаган. Нәтиҗәдә, милекче табылган, гараж сүтелгән. Хәзер аның урынында газон яисә парковка булачагын хәл итәсе калган. Моны милекчеләр хәл итә.
Бер тәүлек буена Уфаның Кольцевая урамындагы 30нчы йортта яшәүчеләр торбаүткәргечтәге авария аркасында кайнар һәм салкын сусыз утырган. Бу хакта мәгълүмат 27 августта ЦУР битендә пәйда булган. Һәм бу фаст-трек — ашыгыч сигнал, ул кичекмәстән чара күрүне таләп итә.
Әлеге йортта яшәүчеләргә су запасы мәсьәләсен хәл итәргә Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте хезмәткәрләре ярдәм иткән. Идарәче компания хезмәткәрләре подвалдан суны суыртып алган.
Тагын бер фаст-трек Уфаның Киров районында теркәлгән. Бер кеше социаль челтәрләрдә Ст. Кувыкин урамындагы 16/1 йорт ихатасындагы коеның ачык булуы турында хәбәр иткән. Мөрәҗәгатьне ЦУР мәгълүмат системасы теркәгән. Уфаның Киров районы хакимияте хезмәткәрләре “Уфаводоканал” белән элемтәгә кергәннән соң, 27 августта кое ябылган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас