Данг Минь Кхой белән әңгәмәдә Сергей Греков республикабызның шактый зур икътисади потенциалын ассызыклады һәм Вьетнам белән Башкортстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерү юнәлешләренә басым ясады.
Әлеге әңгәмәнең нәтиҗәсе булып Сергей Грековның Русиядә Вьетнам Илчелегенең сәүдә киңәшчесе Зыонг Хоанг Минь белән очрашуы тора.
Кабул итүдә Мәскәүдә дипломатик корпус, федераль структуралар, аерым алганда, Чит ил эшләре министрлыгы, Федерация советы, Дәүләт думасы, хөкүмәт хакимияте вәкилләре катнашты.
Кабул итү тантаналы һәм дустанә шартларда узды һәм тугандаш Русия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен алга таба ныгытуга хезмәт итте.