+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2022, 09:53

Тәүдә - әтисен, аннары сөйгәнен җирләгән...

18 яшьлек кызны эзлү дәвам итә.

Тәүдә - әтисен, аннары сөйгәнен җирләгән...
Тәүдә - әтисен, аннары сөйгәнен җирләгән...

Бишбүләк районында 18 яшьлек Мария Петрованы эзләүне дәвам итәләр. 29 августта кыз өйдән чыгып киткән һәм кире кайтмаган.

Кызның апасы Галина Петрова сөйләгәнчә, югалган кызның сөйгәне үлгән. Хатын Мариядә стресс һәм шок булган өчен борчыла. Соңгы тапкыр күршеләре кызның елаганын күргән. Күптән түгел генә Мариянең әтисе дә үлгән булган.

"Балада шундый хәл... Ул үз-үзен кая куярга белми. Күршеләр аның ярсып елаганын күргән. Нигә миңа бу турыда әйтмәгәннрә? Мин аны үземә алыр идем", - дип борчыла кызның туганы.

Ул сеңлесе өчен үз кызы кебек борчылуын белдерде. Хатын аны балачагыннан ук тәрбияләгән, Мария хәтта апасын "әни" дип тә атаган.

"Ул миндә 18 яшенә кадәр яшәде. Әтисе үлгәч, без шунда ук опека органнарына әйттек", - ди хатын.

Фото: ufacitynews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: