

Халыкара акциядә катнашучы булырга ике ысул белән мөмкин иде: онлайн-форматта «Җиңү диктанты» рәсми сайтында һәм үз шәһәрендәге яисә районындагы 238 мәйданчыкның берсендә реаль вакыт режимында. Алар мәктәпләрдә, колледжларда, югары уку йортларында, китапханәләрдә, музейларда, тарихи-мәдәни үзәкләрдә, Уфадагы М. Кәрим исемендәге халыкара аэропортта, Башкортстанның Хәрби комиссариатында, «Русия - минем тарих» тарихи паркында һәм башка мәйданчыкларда оештырылды.
Төбәк башкарма комитетында диктантны Башкортстан башкаласында яшәүче 50дән артык кеше язды. Шул исәптән - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Дәүләт думасы депутатлары Римма Үтәшева, Зариф Байгускаров, Дәүләт җыелышы - Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
"Бөек Ватан сугышында җиңүгә безнең илнең 26 миллионнан артык кешесенең һәлак булуы бәрабәренә ирешелде. Алар тынычлык, зәңгәр күк йөзе өчен гомерләрен бирде, без бүген сезнең белән бергә яшибез, укыйбыз, эшлибез, - дип искәртте Ирек Сәгыйтов. - Үткәннән башка киләчәк юк, һәм без үз тарихыбызны белергә тиеш".
Фото: bashkortostan.er.ru