

Көзнең беренче шимбәсе, 3 сентябрь, явым-төшемсез үтәчәк. Әмма төнлә урыны белән Башкортстанда яңгыр явуы көтелә. Уртача җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Кайбер районнарда көчле җил булырга мөмкин.
Төнлә, Башгидрометүзәк фаразлары буенча, термометр баганасы +6, +11 градус, көньяк-көнчыгышта +16 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак, ә республиканың көньяк-көнчыгышын районнарда җәй дәвам итә – +27 градус.
4 сентябрь төнендә зур яңгыр көтелми. Көндез яңгырлар Башкортстанның көньяк районнарында узачак. Төнлә һава температурасы +3, +8 градус тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә 0°, -2 градус булыр дип көтелә. Көндез һава +16°, +21 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Горобзор.ру