Бөтенрусия тарихи диктант биремнәрен онлайн режимда 337 ата-ана һәм 157 укучы үтәде, икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерде. 7нче мәктәп мәйданчыгында офлайн режимда 145 кеше катнашты.
Район советы депутаты Радмир Галибаев, Ветераннар советы әгъзасы Дмитрий Прохоров, Ветераннар Советы президиумы әгъзасы, “Туймазы хәбәрләре” гәзитенең элекке баш мөхәррире, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, 11 китап авторы Мөсәвир Камалетдинов чараны тантаналы рәвештә ачып, Ватаныбызны сөю, яшь буынга патриотик рухта тәрбия бирү турында сөйләделәр.
Фото: Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбе.