+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2022, 06:35

Күрше авылга барган булганнар...

Башкортстанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: күрше авылга дүрт егет барып җитмәгән.

Күрше авылга барган булганнар...Күрше авылга барган булганнар...
Күрше авылга барган булганнар...
Бишбүләк районында 4 августта төнге сәгать өченчедә Кунакул авылы белән Касимовка авылы арасында комташлы юлда "CHEVROLET Klan" руле артында барган 22 яшьлек егет юл кырыена чыгып очкан.

Авариядә хәвефсезлек каешын эләктермәгән дүрт егет автомобильдән чыгып очкан. Бирегә килгән табиблар аларны дәваханәгә алып киткән. Анда пассажирларның берсе, 22 яшьлек кеше үлгән. Шоферның хәле, табиблар белдерүенчә, бик авыр дип бәяләнә.

"Билгеле булганча, машина бер атна элек сатып алынган. Шоферның каны экспертизага алынган. Тикшерү башланды", - дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас