Башкортстанның Благовещен районында «Лада Гранта» машинасы водителе һәлак булган, дип хәбәр итә "Телеграм-каналда" республиканың ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов.
Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте төн уртасында Бедеева Поляна-Федоровка трассасының 6нчы километрында булган. Полиция мәгълүматлары буенча, 40 яшьлек ир кюветка чыгып очкан, машинасы берничә тапкыр әйләнгән. Ир-егет авыр җәрәхәтләр ала һәм аңына килмичә дәваханәдә үлә.
Владимир Севастьянов билгеләп үткәнчә, һәлак булучыга химик-токсикологик экспертиза билгеләнгән.
Фото: Башинформ агентлыгы