

"Бүген нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, һәм бу өлкәдәм иң мөһиме, кешеләр. Хәзер #Жзл рубрикасында башкорт газ транспортчылары династиясе – Вәлиевлар гаиләсе турында сөйлим. Аларның гомум хезмәт стажы зур - 100 елга якын.
1983 елда Стәрлетамактан ирле-хатынлы Ринат һәм Гөлфия Вәлиевлар Дүртөйле районында «Баштрансгаз» компрессор станциясе төзелеше башлануын белә. Төзелеш кайнап торган Мәскәү авылына күченә һәм предприятиенең урындагы филиалына урнаша. Ринат Мәгафур улы – технологик компрессорлар машинисты, Гөлфия Гыйльман кызы – электромеханик.
Гөлфия һәм Ринат Вәлиевларның өч баласы да - уллары Илнар һәм Айдар, кызы Алинә – ата-аналар юлыннан китәргә булганнар. Хәзер абыйлы-энеле алар «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятенең Дуртөйле филиалында эшли (хәзер «Баштрансгаз» дип атала).
Вәлиевләр гаиләсендә оныклары да үсеп килә. Өлкәне - Тимур быел Республика инженерлык лицей-интернатын тәмамлап, Санкт-Петербург тау университетына «Нефтегаз эше» белгечлеге буенча укырга кергән. Димәк, газ транспортчылары Вәлиевларнвң хезмәт династиясе дәвам итә дигән сүз.
Тагын бер кат нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләрен һәм, әлбәттә, Вәлиевларның зур тату гаиләсен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм", - дип язган ул.