+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 15:20

Алан Марзаев объектлар төзелеше барышын тикшерде

Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев эш сәфәре белән Стәрлетамак шәһәрендә һәм Мәләвез районының Воскресенское авылында булды.

Алан Марзаев объектлар төзелеше барышын тикшердеАлан Марзаев объектлар төзелеше барышын тикшерде
Алан Марзаев объектлар төзелеше барышын тикшерде

Вице-премьер сәфәре кысаларында объектлар төзелеше барышын тикшерде, алар арасында - «Воскресенский завод» һәм «Соляная пристань» тирәлеген булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән проектлар, шулай ук 1нче гимназияне һәм Стәрлетамакта Стәрле елгасы ярын төзекләндерү.

Күчмә чараларда, шулай ук, Башкортстанның Торак һәм төзелешкә күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе Артур Дәүләтшин һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников катнаштылар.

- Воскресенское авылы энергетикасы бик көчле. Ышанам, авылга килгән кешеләр үзләре өчен бик күп кыйммәтле әйберләрне таба алачак. Мәдәни мирас объекты буенча юл картасын эшләячәкбез, эшлисе эшләребез әле бар, - дип билгеләде вице-премьер Алан Марзаев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас