+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 11:50

"Җиңү диктанты"н дөньяның 45 илендә яздылар

Диктантны язу өчен 18,7 меңнән артык мәйданчык ачылган. “Бердәм Русия” халыкара патриотик акциясе Русия тарихи һәм Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, Җиңү волонтерлары, Президент грантлары фонды ярдәмендә дүртенче тапкыр узды. Үзәк мәйданчык Мәскәүдә Поклонная тавында Җиңү музее булды.

"Җиңү диктанты"н дөньяның 45 илендә яздылар"Җиңү диктанты"н дөньяның 45 илендә яздылар
"Җиңү диктанты"н дөньяның 45 илендә яздылар

"Россотрудничество" башлыгы Евгений Примаков сөйләгәнчә, "Җиңү диктанты"н кытай, француз һәм испан телләрендә дә язуга заявкалар кергән. Акциядә беренче тапкыр Бангладеш һәм Мексика катнашкан. Белоруссия, Молдова, Казахстан зур активлык күрсәткәннәр, Монголиядә, Кыргызстанда һәм Аргентинада катнашучылар шактый активлашкан.

"Акция бик мөһим, ул илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уятырга, үз тарихларын тикшерергә, борынгы бабаларыбызның онытылган батырлыклары турында яңа мәгълүмат белергә мөмкинлек бирергә тиеш. Әлеге патриотик акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел Башкортстанда онлайн һәм офлайн-мәйданчыкларда 207 меңнән артык кеше теркәлде. Әлбәттә, без халыкның, бигрәк тә яшьләрнең активлыгына бик шатбыз, диктант язуда алар бик теләп катнашты, - дип шәрехләде “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.

Исегезгә төшерәбез, "Җиңү диктанты"на йомгаклар октябрьдә ясалачак. Җиңүчеләргә Кызыл мәйданда 9 майда узачак Җиңү парадына билетлар тапшырылачак.

Фото: bashkortostan.er.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас