+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 12:51

Русиялеләр VPN-сервислар кулланудан баш тарта башлады

Мәгълүмати хәвефсезлек өлкәсендәге белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән: VPN-сервислар урнаштырган сораштырылган русиялеләрнең биштән бер өлеше аларны кулланудан баш тарткан. Мәгълүматларны «Газета.Ru» электрон басмасы бастырды.

Русиялеләр VPN-сервислар кулланудан баш тарта башладыРусиялеләр VPN-сервислар кулланудан баш тарта башлады
Русиялеләр VPN-сервислар кулланудан баш тарта башлады
Русиялеләрне VPNнан баш тартырга этәргән сәбәпләр арасында мондый сервисларның блокировкалары, шулай ук кайбер кушымталарның эшендә уңайсызлыклар һәм өзеклекләр аталды. Респондентлар смартфон аккумуляторының зарядка бетү тизлегенең артуына һәм интернет-трафик чыгымнарының артуына зарланды.

Моннан тыш, русиялеләр шәхси мәгълүматлар урлану куркынычы аркасында борчылу белдерделәр. Әгәр июньдә бу сәбәпне респондентларның 7 проценты гына сайласа, июль-август айларында аларның саны икеләтә арткан.

- Шәхси мәгълүматлар - санлы дөньяда сезнең "дөнья"гыз өчен ниндидер ачкыч. Сезнең шәхси мәгълүматлар - мошенниклар өчен табыш чыганагы, - дип саный Башкортстаннан кибер хәвефсезлек белгече, OTUS онлайн университеты укытучысы Сергей Терешин.

Эксперт Сергей Терешин сүзләренчә, мошенникларның караклыгына эләкмәс өчен санлы гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Беренчедән, шикле VPN хезмәтләрен кулланмагыз. Икенчедән, төрле серле сүзләр кулланырга кирәк, алар ким дигәндә 8 символ торсын һәм аларны вакыт-вакыт үзгәртергә кирәк. Идеаль - өч айга бер тапкыр. Өченчедән, бөтен банк сервисларында, дәүләт хезмәтләрендә һәм башка сервисларда ике факторлы авторизацияне куярга кирәк.

Хәзерге вакытта мәгълүмати хәвефсезлек өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттыруга игътибар итү мөһим, дип саный Tenchat социаль челтәренең уйлап табучысы Семен Теняев. Хәзер Русия кулланучыларының ихтыяҗларын тулысынча ябарга һәм VPN кулланганда хәвефсезлек куркынычы белән очрашырга мөмкинлек бирергә сәләтле импортны алыштыру карарлары булдыру вакыты җитте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас