+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 16:10

Шепелевны приставлар эзли...

Телетапшырулар алып баручы Дмитрий Шепелев 500 мең сумнан артык акчаны элекке хатыны Жанна Фрискеның әтисенә бирергә тиеш.

Дмитрий Шепелевны түләнмәгән бурычлары аркасында суд приставлары эзли, дип хәбәр итә "СтарХит" басмасы.

Чыганак мәгълүматлары буенча, 39 яшьлек телетапшырулар алып баручының 500 мең сумнан артык бурычы бар. Бу акчаны ул Жанна Фрискеның әтисенә кире кайтарырга тиеш. Тиз арада бу акчалар кайтарылмаса, бурыч артырга мөмкин.

Мәгълүм булуынча, Жанна Фриске үлгәннән соң Шепелев җырчының әти-әнисе белән низагка керде. Владимир Фриске сүзләренә караганда, кияүләре аларга оныклары белән очрашырга рөхсәт итми. Шулай ук, Дмитрий аларга бурычны кире кайтарырга тиеш. Хәзер 7 ел дәвамында алар арасында бу низаг дәвам итә һәм алар уртак тел таба алмый. Димәк, Владимир хәзер бурычны закон буенча
кайтарырга ниятли.

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан алынды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: