

Нәтиҗәдә, егетне авыр хәлдә дәваханәгә озаталар. Арытаба ул авыр операция кичерә. Умыртка сыну нәтиҗәсендә Азат аякларын сизми башлый һәм инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр була. Бу еллар дәвамында ул берничә реабилитация курсларын уза һәм аның хәле яхшыра. Әмма башкарасы эшләр күп әле.
Бүген аның аягына басарга мөмкинлеге килеп туган. Моның өчен Азатка Мәскәүдә "Три Сестры" үзәгендә янә реабилитация курсларын узарга кирәк. Анда бер ай дәвалану хакы - 600 мең сум. Яшь егет бүген бу акчаны берүзе генә җыя алмый. Шуңа күрә, дуслар, кулдан килгәнчә ярдәм итик. Түбәндә белешмәләр өчен Азатның телефон номерын һәм акча күчерү өчен "Сбербанк" картасының мәгълүматларын калдырабыз.
8-987-247-27-03 - Азат. "Сбербанк" картасы: 4279380682116811
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Азатның кулыннан килмәгән эш юк. Ул тимер эретеп ябыштыручы да, машина ремонтлаучы да. Барлык авылдашларына машина ремонтлап бирүче ул. Шундый авырлыклар белән очрашуга карамастан, яшь егет киләчәктә аякка басып, яңа тормыш башларга җыена.