+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2022, 14:38

Халык язучысы төньяк башкаланы балкытты!

Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим), Русия язучыларының “Невский альманах” журналы редакциясе чакыруы буенча Санкт-Петербургка барып, иҗади кичәләр үткәрде.

Төньяк башкала үзәгендәге тарихи йортның күркәм залында олуг кунакны журналның баш мөхәррире, күренекле урыс шагыйре Владимир Скворцов сәламләде:


– Биш ел буе көтә торгач, ниһаять, безгә дә килеп җитте шаян авторыбыз! Ә бит ул гасыр башында ук, Петербургта үткән Бөтенрусия журналистлар фестиваленә килеп, үзенең “Һәнәк” журналына лауреат исемен алып киткән иде. – Легендар сатирик-мөхәррирнең Питердагы борынгы дусты үзләре белән дә мактанып алды:


– Безнең “Невский альманах” сезнең “Һәнәк”тән бер гасырга өлкәнрәк, ул 1825 елда чыга башлый. Һәм анда Пушкин да шигырьләрен бастыра.
Совет чорында чыгудан туктап торган “Невский альманах” Владимир Скворцов тырышлыгы белән 2003 елда яңадан тергезелә. Хәзер аның меңнәрчә абунәчесе бар, миллионнарча кеше аны Интернеттан укый. Ә авторлары – Русиянең иң шәп язучылары.


Марсель Сәлимов питерлыларга республика халкының хезмәт уңышлары, әдәбият һәм мәдәният яңалыклары турында сөйләде, хуҗаларның бихисап сорауларына җавап бирде. Юморист кызыклы әсәрләре белән төньяк башкала кешеләрен көлдереп кенә калмады, Питер шагыйрьләре Владимир Скворцов һәм Александр Ковалёвларның шигырьләрен башкорт телендә укып та шаккатырды. “Невский альманах” редакциясендәге әлеге күңелле кичә турында журнал сайтында басылган фоторепортажның “Җылылык һәм шатлык өләшүче язучы” дип аталуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.


Ә инде мәшһүр юморист Мар. Сәлимнең Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллегендә оештырылган икенче кичәсе, нигездә, язмышларын Уфа, Петербург, Казан белән бәйләгән иҗат кешеләренең бик җылы әңгәмәсенә әйләнде. Бу чараны Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин алып барды. Ул Мар. Сәлим иҗатының Русия халыклары дуслыгын ныгытуда аеруча зур әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.


Очрашу барышында хуҗаларның да, кунакның да Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербург белән бәйле истәлекләре байтак булып чыкты. Иҗат юлында очраткан шәхесләр дә һәм танышлар да уртак икән. Шуңадыр, кичә бик җылы һәм туганнарча якын булды. Язмыш ихтыярына буйсынып, гомерләрен төньяк башкала белән бәйләүче милләттәшләр дә әлеге очрашудан бик канәгать калды.


Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге күп истәлекле очрашулар шаһиты булды. Ул учактагы уты беркайчан да сүнмәгән якты өйне хәтерләтә. Төньяк башкалада яшәүче татарлар бу яктан бик бәхетле. Биредә оештырылган милли-мәдәни кичәләрдә катнашу, тарихи шәхесләр белән очрашу, фикер алышу мөмкинлегебез бар. Даими вәкиллекнең китапханәсе дә бик бай. Марсель Сәлимов алып килгән “Кызыл таң”, “Өмет”, “Һәнәк” һәм башка гәзит-журналлар китапханәнең сирәк басмалар өлешен баетты.


Очрашуга иҗат әһелләре, төрле буын вәкилләре килгән иде. Мар. Сәлим үзенең өлкән дуслары – мәшһүр татар һәм башкорт язучылары хакында истәлекләрен сөйләде, башкорт, татар, урыс телләрендә кызыклы әсәрләрен укыды, сорауларга җавап бирде. Кичә ахырында язучы вәкиллеккә Казанда чыккан “Чорына күрә җыры” китабын бүләк итте.


Сатирикның төньяк башкалада үткән иҗат кичәләрендә билгеле урыс, татар, башкорт зыялылары, фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре Павел Замаратский, Рәхим Теләшов, Рәшид Гыйләҗев, Әхнәф Зыякаев, Дамир Сабиров, Айрат Еникеев, Зәрия Хәсәнова, Халидә Гыйләҗева һ.б. чыгыш ясап, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, Башкортстан кунагына рәхмәт белдереп, аны яңа очрашуларга чакырдылар.


“Невский альманах” журналының яңа санында Мар. Сәлимнең юмореска һәм шигырьләре, фотолар белән юмористның иҗаты турында мәкалә дөнья күрде. Билгеле Питер язучысы һәм журналисты Павел Замаратский үзенең язмаларын болай дип тәмамлый: “Марсель Сәлимов гади сатирик кына түгел. Ул шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Чын Халык язучысы. Башкортстан Республикасыныкы гына түгел, ул – бөек Русиянең бөтенхалык язучысы!”

Зәрия ХӘСӘНОВА.
Санкт-Петербург шәһәре.
Алексей Белянкин һәм Шамил Шәяхмәтов фотолары.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: