

Уфада хокук саклау органнары хезмәткәрләре яшь каракны тоткарлаган. 17 яшьлек егет "Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте" схемасы буенча республика кешеләрен алдаган.
Егет җәй көне эшләргә була. Социаль челтәрләрдә ул төрле вакансияләр белән төркемнәр таба һәм анда гариза калдыра. Тиздән егеткә билгесез кеше "инвестиция компаниясендә" эш тәкъдим итеп язган. Үсмер имеш клиентлардан акча алырга, ә соңыннан оешма хисабына җибәрергә тиеш булган. Егет эшләргә риза булган һәм билгесез кешегә паспорт мәгълүматларын җибәргән.
Озакламый үсмернең мошенник схемасында катнашучы булуы ачыклана. Полициягә 81 яшьлек урындагы хатын мөрәҗәгать иткән, ул үзенә әбинең оныгы шалтыратканын һәм аның авариягә эләгүен хәбәр иткән. Кыз әбисеннән аңа каршы җинаять эше кузгатмасын өчен 1 миллион сум сораган. Пенсионерның 100 мең сумы гына булган, әмма бу сумма да җитәрлек булган. "Онык" акча артыннан курьер киләчәк, дигән. Ул югарыда телгә алынган 17 яшьлек егет булып чыккан. Үсмер әбидән акча алып, берничә мең сумын үзенә калдырган, ә калганын оешма хисабына күчергән.
Хәзер әлеге "компания"не хокук сакчылары тикшерә.