+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2022, 17:06

"Әни бу киемнәрне киярлек хәлдә түгел..."

Актриса Анастасия Заворотнюкның кызы Анна әнисенең киемнәрен сатуга куйган.

Анастасия Заворотнюкның кызы актрисаның әйберләрен сатуга куйган, дип яза "Вести Подмосковья" басмасы.
Анна Заворотнюк әнисенең кыйммәтле әйберләр сатуы турында сөйли, чөнки аның әнисенә алар хәзер кирәксез.

"Әни бу киемнәрне кулланыр хәлдә түгел. Шуңа күрә дә без аларны сатарга куйдык", - дип сөйләгән йолдызның кызы.

Мәгълүм булуынча, 3 ел дәвамында Анастасия Заворотнюк җитди авыру белән көрәшә. Соңгы вакытта актрисаның хәле янә начарайган, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Шулай ук, Интернет челтәрендә гаиләнең акчасы бетүе турында яңалыклар күренә. Бәлки, шуңа күрә дә актрисаның әйберләре сатуга чыгарылгандыр.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: