+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Сентября 2022, 08:55

Үзебезнең җитештерүчеләргә мөмкинлекләр ачыла

"Башкортстан Русиядә газ-мотор ягулыгы базарының үсеш дәрәҗәсе буенча өченче урында. Бу мәгълүматлар 2021 ел өчен, 2020 ел нәтиҗәләре буенча без унынчы идек. Өстәвенә, ел эчендә 7 позициягә үсеш - бу илнең барлык төбәкләре арасында иң яхшы динамика”, - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Үзебезнең җитештерүчеләргә мөмкинлекләр ачылаҮзебезнең җитештерүчеләргә мөмкинлекләр ачыла
Үзебезнең җитештерүчеләргә мөмкинлекләр ачыла
Республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы, адвокат Булат Сафин сөйли:
- Газ экологик яктан күпкә чистарак, чөнки янганда ул бензин кебек күп күләмдә зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Теләсә кайсы ягулык янганда углекислый газ аерылып чыга. Бензин һәм дизель ягулыгы янганда, башка зарарлы матдәләр дә бүленеп чыга. Табигый газ янганда, тупас итеп әйткәндә, бары тик су һәм углекислый газ гына аерылып чыга. Газ җиһазларындагы автомобильләрдә хәзерге бәядә ягулык куллану башка төрләрдәге автомобильгә караганда күпкә арзанрак.

Шул ук вакытта газ җиһазларын урнаштыру кыйммәткә төшә һәм югары квалификация таләп итә.

Минемчә, безнең ил җитештерүчеләре җиңел автомобильләрне газ җиһазы белән коралландыра алырга тиеш, чөнки шәхси машинаны газ ягулыгына күчерүне беренче чиратта бу җиһазларның кыйммәт булуы туктатып тора. Мисал өчен, ярты ел элек мондый газ җиһазларын урнаштыру якынча 35 мең сумга төшкән. Үзебезнең җитештерүче өчен бу әлегә буш киштәне тутыру өчен яхшы мөмкинлек. Монда шушы 35 мең сумга күпме бензин сатып алырга мөмкин булуын исәпләргә кирәк. Минемчә, бу күпчелек кешеләр өчен шактый югары сан. Әгәр дә ул артык кыйммәт тормаса, 10-15 мең сум тирәсендә булса, минем уйлавымча, барысы да ягулыкның нәкъ менә шушы төренә күчә башлар иде.

Шул ук вакытта дизель машиналарын газ җиһазлары белән тәэмин итеп булмый диярлек. Моның бары тик ерак араларга йөрүче зур йөк автомобильләре өчен генә мәгънәсе бар, чөнки алар һәрвакыт газ белән дизель ягулыгы катнашмасын файдалана. Газда чиста дизель двигателе эшләргә сәләтле түгел, бу юнәлештә ниндидер киң таралган технологияләр юк.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас