+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Сентября 2022, 05:00

Аракы, шәраб җитештерү кими

Кулланучылар хокукларын яклау дәүләт берлеге хәбәр итүенчә, узган айда Русиядә алкоголь (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) җитештерү, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек кимегән.

Аракы, шәраб җитештерү кимиАракы, шәраб җитештерү кими
Аракы, шәраб җитештерү кими
Атап әйткәндә, алкоголь җитештерү 17 миллион декалитрга (дал) азайган. Хәбәрдә, шулай ук, ел башыннан һәм июль башына кадәр аракы җитештерү 10 процентка арткан, әмма июльдә 15,3 процентка кимегән, диелә. Ел башыннан — 4,93 миллион дал (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек күбрәк), июльдә 0,69 миллион дал (узган ел белән чагыштырганда 33,7 процентка кимрәк) коньяк продукциясе җитештерелгән. Шампан һәм чемердәүче шәраблар җитештерү ярты ел эчендә 6 миллион дал чамасы тәшкил иткән. Җиләк-җимеш шәраблары җитештерү 7 айда 3,2 процентка кимегән.

Шул ук вакытта...

“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе алкоголь белән агулануның югары дәрәҗәсе булган районнарны атады. Әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.
Әйтик, уртача республикадагыдан югарырак күрсәткечләр Октябрьский (5,1 тапкыр), Стәрлетамак (4,4), Дүртөйле (2,7-2,8), Туймазы (1,2-1,4) шәһәрләрендә, шулай ук Бакалы, Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнарында теркәлгән.
Быел гыйнвар-июль айларында Баш­кортстанның 83 кешесе алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә вафат булган, шуларның 23е — Уфада, 5әр кеше — Нефтекамада, Бакалыда һәм Уфа районнарында, 2шәр кеше — Белоретта һәм Стәрлетамакта.
Шул ук вакытта үлем күрсәткече, былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, кимегән.

Фото: life.ru 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас