+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 17:00

Башкортстанда бала үлү хәбәре - фейк!

Социаль челтәрләрдә билгесез кешеләр Туймазы районының Әгертамак авылында үсмер бала белән бәхетсезлек очрагы булган дигән видео һәм мәгълүматны актив таратып маташа.

Башкортстанда бала үлү хәбәре - фейк!
Башкортстанда бала үлү хәбәре - фейк!

Язмада малайның гәүдәсе чыбыкларга асылынып торганы күренә, киеме төтенләвен дәвам итә, бер хатынның ярдәм сорап ачыргалануы ишетелә.

МЧСның Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Башинформ» агентлыгына бу хәбәргә комментарий биргәннәр.

"Туймазы районының Әгертамак торак пунктында бала трансформаторга ябышып калды, аны ток сукты һәм ярдәм кирәк, дигән хәбәрләр булмады. Бу очрак буенча янгын сүндерү хезмәткәрләре дә чыкмады", - дип белдергәннәр анда.

Моннан тыш, «Башинформ» ачыклаганча, бу хәл чынында Башкортстанда түгел, ә быел 18 августта Кузбасста булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2013 елда туган малай трансформатор будкасына менеп, чыбыкларга тотынган һәм үлемечле җәрәхәтләр алган.

Бу видеоны республикада таратырга һәм паника тудырырга маташу кемгә кирәк булган икән?

Буш урында ялган "фаҗигаләр" уйлап чыгарып, Башкортстанны яман яктан күрсәтерә маташулар элегрәк тә очраган иде инде. Кара ниятле кешеләрнең нәрсәгә исәп тотуы гына аңлашылмый, мондый очракларда алар үзләре кызганыч.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: