+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Сентября 2022, 08:00

Бу гөнаһмы?

Кайсыбер милләттәшләребез, намаз укуларына карамас­тан, тәмәке тартуын ташлый алмый, дөресрәге, ташларга теләми, чөнки аны гөнаһлы гамәл дип уйламый. Алар: “Тәмәке тарту мөстәкрәһ гамәлгә керә”, — ди.

Бу гөнаһмы?Бу гөнаһмы?
Бу гөнаһмы?
Белгәнебезчә, мөстәкрәһ гамәлне кылган кеше гөнаһлы булмый, ә әдәпсезлек кылган була. Әдәпсезлеккә урамда ашап, яисә сагыз чәйнәп йөрү, авызны капламыйча иснәү, кычкырып, кикереп җибәрү кебек гамәлләр керә.

Без барыбыз да аракы эчүнең зур гөнаһ икәнен беләбез, чөнки Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Әй, мөэминнәр, исерткеч эчем­лекләр, отыш уеннары, сыннарга табыну, багучылык кылу хәрам” — диде. Ә менә тәмәке тарту хакында турыдан-туры әйтелгән аять юк. Мондый очракта кылган гамәлнең нинди нәтиҗә бирүенә карап, аның хәраммы, әллә хәләлме, мәкрүһме, әллә мөс­тәкрәһме икәнен ачыклыйбыз.
Тәмәке тарту кешенең сәла­мәтлегенә зур зыян салу хакында төрле дәрәҗәдәге табиблар һәм галимнәр бик күп яздылар, сөйләделәр. Тәмәке тартучы үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәге тартмаучы кешеләрнең исәнлекләренә дә зыян сала. Төрле яман шеш авыруларының чыганагы булып тәмәке тарту, аның нәтиҗәсе булып тәмәке тартучының үзенең һәм башкаларның исәнлекләренә зыян китерү тора. Башка кешенең исәнлегенә зарар китерү золым кылу була, нинди юл белән зарар китерүгә карамастан. Монысы булды беренчедән.
Икенчедән, барыбыз да бе­ләбез, әманәткә хыянәт итү Аллаһы Тәгаләгә ширек кылудан кала иң зур кичерелми торган гөнаһ санала. Ә Аллаһы Тәгалә кешегә тәнне әманәт итеп, үз-үзенең исәнлегенә зыян салмасын, тәненә төрле яралар, рәсемнәр ясамасын, чисталыкта һәм пөх­тәлектә йөртсен дип бирә. Без тәнебезне үз теләгебез белән сайлап ала алмыйбыз, Хак Тәгалә нинди гәүдә, нинди буй һәм нинди тазалык бирсә, без аңа бернинди зыян китермичә саклап йөртергә бурычлыбыз. Тәмәке тартучы үзенең исәнлегенә үзе зыян салып, Аллаһы Тәгаләнең әманәтенә хыянәт итә һәм кичерелми торган олы гөнаһ иясе була.
Өченчедән, кеше тәмәкене кибеттән кыйммәт бәягә сатып ала. Уртача тарткан кеше аена зур гына сумма акчасын тәмәкегә чыгарып сала. Башка сыймаслык хәл: без сулый торган һавага никотин төтене өрер өчен хәләл хезмәт белән тир түгеп тапкан акчасын исраф кыла. Шул акчасын гаиләсенә, балаларына, туганнарына яисә мохтаҗларга сәдака итеп биреп барса, тәне дә сау-сәламәт булыр, малы да сафланыр иде. Юк, адәм баласы бу фани дөньяда үзенә һәм башкаларга золымлык кыла-кыла, ахирәттә үзенә тәмугтан урын әзерләп, тапкан малын исраф итсә итә, әмма мохтаҗларга сәдака өләшү турында уйламый. “Якын кардәшләрнең, мескеннәрнең һәм мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә! Тиешсез урынга малын исраф итүчеләр шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына рәхмәтле булмады”.
Шулай итеп, без сезнең белән тәмәке тартуның гөнаһы бармы икәнен ачыклау өчен өч яклап килеп карадык һәм кайсы яклап килсәк тә, зур гөнаһ икәнен Коръән аятьләре белән расладык. Хәтта Аллаһы Тәгаләнең биргән малын тиешсез урынга исраф итүе белән тәмәке тартучы кеше шайтан кардәше дип атала.
“НУР татар” сайтыннан алынды.

Фото: mega-mir.com  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас