+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 06:48

Фатирдан чыккан искә чыдарлык булмагач...

Ирләрнең фатирдан ничә көн чыкмаганлыгы әлегә билгесез.

Фатирдан чыккан искә чыдарлык булмагач...Фатирдан чыккан искә чыдарлык булмагач...
Фатирдан чыккан искә чыдарлык булмагач...

Күмертау шәһәренең Ходайбирдин урамында урнашкан йортта яшәүчеләр, күршеләренең фатирыннан чыккан мәет исен тоеп, хокук сакчыларын чакырткан. Алкогольне күп кулланучы һәм еш кына шешәдәшләр белән спиртлы эчемлекләр эчкән ир-егет торагында сулау да авыр булган...

Нәтиҗәдә, фатирга керү белән күзгә күренеп торган тән җәрәхәтләре булмаган ике мәет табылган. Вафат булганнарның шәхесләрен ачыклый алганнар, алар урында яшәүче 61 һәм 63 яшьлек кешеләр булып чыккан.

Үлемнең беренчел сәбәбе агулану булган, дип баралар.

Фото: [url=https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457270381%2Falbum-115466005_00%2Frev]https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457270381%2Falbum-115466005_00%2Frev[/url]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас