+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 09:00

Герой батырлыгы - иншаларда

Бүген Дәүләт җыелышы йортында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган республика иншалар конкурсында катнашучыларны һәм оештыручыларны бүләкләү тантанасы булды.

Герой батырлыгы - иншалардаГерой батырлыгы - иншаларда
Герой батырлыгы - иншаларда


Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Миназов катнаштылар.

Иншалар конкурсы Башкортстанның мәгариф учреждениеләре укучылары арасында "Республика Башкортостан" гәзите редакциясе башлангычында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Илеш районы хакимияте, Башкортстанның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе ярдәме белән үткәрелде.

Конкурс эшләре өч номинациядә кабул ителде: "Полковник Гәрәевка хат", "Герой васыятьләренә тугрыбыз", "Хезмәткә һәм оборонага әзербез". Бәйгедә республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучы 239 кеше катнашты. Анда Аскын, Балтач, Бәләбәй, Благовещен, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Кырмыскалы, Кушнаренко, Туймазы, Яңавыл районнары, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән актив катнаштылар.

Жюри һәр номинациядә өчәр җиңүче һәм Гран-при иясен билгеләде. Шулай ук, дәртләндерү дипломнары белән 7 укучы бүләкләнде. Генераль иганәче Михаил Манюшин ярдәме белән кыйммәтле бүләкләр бирелде. Илеш районы хакимияте һәм Башкортстанның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе дә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Әлеге тантанада, шулай ук, конкурста катнашучыларның остазлары булган укытучылар катнашты, аларга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гран-прига БДПУ студенты Екатерина Клемент ия булды. Ул “Мәхәббәт үлемнән көчлерәк” дигән инша язган. Әлеге конкурста җиңгән эшләрне бергә туплап, журнал бастыру да күз уңында тотыла. Бу көнне әлеге тантанада катнашучылар Дәүләт җыелышы йортында урнашкан Парламентаризм музеенда да булды.

Фотода: Илеш районының Ябалак мәктәбе укучысы Элина Заһитовага бүләк тапшырыла.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас