+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Сентября 2022, 09:10

"Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды" Бөтенрусия конкурсында кем җиңде?

"Бердәм Русия" партиясе тарафыннан оештырылган "Күпфатирлы йортта яшәүчеләр" проекты кысаларында конкурста катнашуга илнең 82 төбәгеннән 5 меңнән артык гариза кергән.

"Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды" Бөтенрусия конкурсында кем җиңде?"Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды" Бөтенрусия конкурсында кем җиңде?
"Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды" Бөтенрусия конкурсында кем җиңде?

Җиңүчеләр 127 меңнән артык респондент катнашкан экспертлар һәм халык тавыш бирүләре бәяләмәсе нигезендә ачыклаганды, дип хәбәр итте конкурсның жюри рәисе, Дәүләт думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева.

- Башкортстан конкурска гаризалар саны буенча (314), Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, 2нче урынны алды. “Күпфатирлы йорт советы эшенең иң яхшы практикасы”, «ТСЖ эшенең иң яхшы практикасы», «Иң дустанә йорт», «Капиталь ремонт уздыруның иң яхшы практикасы», «Иң яхшы подъезд», «Иң яхшы ишегалды» номинацияләре буенча заявкалар бирелде. Һәр категориядә өчәр призлы урын билгеләнде, - дип шәрехләде Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Качкаев. - Иң күп заявкалар "Иң яхшы ишегалды" номинациясенә килде, бу күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен төзекләндерелгән территориянең әһәмияте турында сөйли. "Шәһәр мохите" партия проекты ярдәмендә меңләгән ишегалды территориясе матур үзгәрешләр кичерде.

Депутат билгеләп үткәнчә, иң актив катнашучылар Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм төбәк башкарма комитетларыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү процессын камилләштерүнең алдынгы практикасын тәкъдим итеп тә җиңүчеләрнең беренче өчлегенә эләкмәгән конкурсантлар лауреатлар грамотасына лаек булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 11 сентябрьгә кадәр булачак. Моннан тыш, Павел Качкаев ассызыклаганча, партия конкурсны даими үткәрергә планлаштыра.

bashkortostan.er.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас