+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 09:13

Төне буе музыка акыртып йөргәннәр...

Башкортстанда исерек компания төне буе автомобильдә музыка акыртып йөргән һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, һәлак булган кеше бар.

Төне буе музыка акыртып йөргәннәр...Төне буе музыка акыртып йөргәннәр...
Төне буе музыка акыртып йөргәннәр...

Дуван районында исерек компания, төнлә спиртлы эчемлек эчеп, "Лада Приора" автомобилендә йөргән. Нәтиҗәдә, иртән иртүк Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлының 204нче чакрымында 19 яшьлек шофер машина белән идарә итә алмаган һәм кюветка чыгып очкан.

Нәтиҗәдә, 21 яшьлек пассажир үлгән, шоферга һәм 19 яшьлек пассажирга медицина ярдәме кирәк булган.

- Водительне тикшергәндә аның исерек булуы ачыкланды, - дип хәбәр иттеләр ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас