

29-30 сентябрьдә Башкортстан Республикасы башкаласы Уфада «Минем документлар» VI Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләре форумы узачак. Форум үзәкләрнең җитәкчеләрен, Русиянең барлык субъектларының федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләрен бер мәйданчыкта берләштерәчәк.
Чара статс-секретарь – Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары катнашлыгында узачак.
- Трансформация һәм санлаштыру күзлегеннән дәүләт хезмәтләре өлкәсе бик тиз үсешә һәм моңа төбәкләрнең алдынгы идеяләре зур йогынты ясый. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт хезмәтләрен һәм сервисларын клиентларга юнәлтелгән, аңлаешлы һәм гражданнар һәм бизнес өчен уңайлы итәргә планлаштыра.
Форум - Федерациянең башка субъектларында таралырга мөмкин булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә уңышлы кейслар һәм практикалар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, - дип билгеләп үтте Алексей Херсонцев.
Форумның эшлекле программасы өч блокка бүленгән һәм пленар утырышны, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү мәсьәләләренә һәм КФҮнең яңа максатларына багышланган ике стратегик сессияне үз эченә ала.
Фото: мк.ру