+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 08:44

Җылы көннәр кире кайтырмы?

Синоптиклар алдагы көннәрдә республикада һава торышының нинди булачагы турында сөйләде.

Җылы көннәр кире кайтырмы?Җылы көннәр кире кайтырмы?
Җылы көннәр кире кайтырмы?

Метеорологлар фаразлары буенча, алдагы атнада һава торышының характеры әллә ни үзгәрмәячәк. Көндезге температура +12, +14 градус булса, төнлә +7 дән +9 градус булуы көтелә. Пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе яңгыр явачак.

13 сентябрьдән һаваның аз гына җылынуы фаразлана. Сишәмбе термометр баганасы +19 градуска кадәр күтәреләчәк, алдагы көннәрдә, якшәмбегә кадәр, көндезге һава температурасы +15, +17 , төнлә +8, +13 градус булачак.

Шул ук вакытта җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр артырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас