Аны Чишмә районында Тура-Хан төрбәсе янында урнаштырырга планлаштыралар.
Киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, археология һәм туризм өлкәсендәге экспертлар, шулай ук проект оешмалары һәм бизнес-ширкәт вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә - проектны гамәлгә ашыру буенча конкрет планнар. Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музееның мастер-планын 2022 ел ахырына кадәр формалаштырырга кирәклеген ассызыклады. Бу мавзолей янындагы территориянең өстенлекле үсеш юнәлешләрен билгеләргә, төзелеш-монтаж эшләре графигын әзерләргә, шулай ук инвесторларны, һөнәрчеләрне, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларны әлеге күләмле проектта катнашуга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
- Дөрес тарихи документлар һәм археологик тикшеренүләр нигезендә булдырыла торган музейның үзенчәлекләрен билгеләү, ахыргача Тура-Хан шәхесенең уникальлеген аңлау бик мөһим, - диде республика җитәкчесе.
Проект кысаларындагы мөһим чараларның берсе профессор Нияз Мәҗитов истәлегенә багышланган "Мәҗитов укулары" халыкара фәнни-гамәли конференция булырга мөмкин. Форум 22-25 ноябрьдә үтәчәк.