+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2022, 07:24

"Нелегал"лар аркасында 18 кешенең гомере өзелгән...

Ел башыннан республика юлларында 100гә якын законсыз пассажир ташучы тоткарланган.

"Нелегал"лар аркасында 18 кешенең гомере өзелгән..."Нелегал"лар аркасында 18 кешенең гомере өзелгән...
"Нелегал"лар аркасында 18 кешенең гомере өзелгән...

Чәршәмбе, 7 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә республика территориясендә пассажирлар ташу буенча законсыз хезмәтләр күрсәтүче затларның эшчәнлеген туктату буенча чираттагы рейд үткәрделәр.

- Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов үтенече буенча без бүген бергәләп рейд чаралары уздырдык, алар аварияләр статистикасын киметү өчен дәвам ителәчәк, - дип аныклады Башкортстан җранспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов.

Еш кына пассажирларның хәвефсезлеге нәкъ менә машина йөртүчеләргә бәйле, шуңа күрә мондый хезмәтләр күрсәтеп, ул үз эшенә тулы җаваплылык белән карарга тиеш. Искәртеп узабыз, законсыз пассажир ташучылар гаебе белән республика юлларында ел саен кешеләр һәлак була.

Әйтик, ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, узган елда 100 дән артык авария теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган һәм 131 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

- Бу ташучыларның рөхсәт документлары юк. Димәк, машина йөртүчеләр медицина, механик тикшерүе узмый. Бу пассажирлар тормышына куркыныч тудыра, - дип ассызыклады Александр Клебанов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас