- Башкорт батальоннары сугышны җайга салуны, хәрби алымнарга өйрәнүне тәмамлады һәм узган атнада махсус хәрби операция зонасына чыгарылды.
Шәйморатов исемендәге батальон берничә көн элемтәдә булмады, бүген батальон командиры элемтәгә чыкты һәм егетләрнең рухы дәртле, геройлык могҗизаларын күрсәтәләр, дип хәбәр итте.
Башкортстан вәкилләре һәрвакыт батырлыклары белән дан тотты. Шәйморатов исемендәге батальон хәрби хезмәткәре, «Капрал» исеме астындагы пулеметчы кичә неонацистларның өч кешедән торган диверсион-разведка төркемен тапкан һәм аны юк иткән. Доставалов исемендәге батальон хәрби бурычларны үтәү урынына юл тотты, - дип белдерде ул.