

"Мактау билгесе" орденлы Бәләбәй сөт комбинаты" акционерлар җәмгыятенең техник директоры Владимир Ильин "Русия Федерациясенең атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
"Маяк" җәмгыятенең баш ветеринария табибы Илсур Төхвәтуллинга "Русия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исем бирелә.
"Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының 2нче дәрәҗә медале белән «Агыйдель-Инвест-Строй» махсуслаштырылган төзелеш җәмгыяте генеральный директоры Филүс Ишбулатов һәм "Роспотребнадзор"ның төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Наилә Заһретдинова бүләкләнәләр.