+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Сентября 2022, 06:50

Балалар мәйданчыклары арта

Кырмыскалы районының авыл биләмәләрендәге байтак проблемалар “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә хәл ителә. Балалар мәйданчыкларын төзекләндерү дә – шулар исәбендә.

Балалар мәйданчыклары артаБалалар мәйданчыклары арта
Балалар мәйданчыклары арта
Шулай, Сихонкин авылында яшәүчеләр балалар өчен уен мәйданчыгы урташтыру үтенече белән урындагы һәм район хакимиятләренә, хәтта республика Башлыгына да мөрәҗәгать итте. Авыл үсә, ә ял итү өчен урыннар әлегә кадәр юк иде.
Менә күптән түгел биредә уен комплексын урнаштыру башланды. Подряд оешмасы булган – “Кармет” җәмгыяте килешү буенча эшләрне ноябрь ахырына кадәр тәмамларга тиеш.
Шундый ук уен мәйданчыгы Яңа Кыешкы авылында да барлыкка киләчәк. Әле мәйданчыкның өслеге әзерләнгән дә инде.
Иң мөһиме – әлеге корылмаларга халык сакчыл карашта булсын иде, чөнки алар халыкка озак еллар хезмәт итәргә тиеш.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас