+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Сентября 2022, 02:10

“Сезнең алда баш иям!”

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Украина территориясендә махсус операция вакытында бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыруда катнашты.

Ил Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллинга үлгәннән соң “Русия Герое” исеме бирелде. Русия Герое йолдызын офицерның әти-әнисенә Константин Толкачев тапшырды.

– Бу ел безнең барыбызны да үзгәртте. Һәрберебезне әхлакый сайлау алдына куйды: син Русия өчен, үз халкың хакына нәрсәгә әзер? – диде Константин Толкачев. – Безнең сугышчыларыбыз антларына, Ватанга ахырга кадәр тугры калды. Аларның батырлыгы гасырларда яшәячәк. Алар безнең барыбыз өчен дә рухи көч, югары әхлак, батырлык һәм каһарманлык үрнәге булачак. Мин аларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары алдында баш иям. Бөтен Башкортстан, бөтен Русия горурланган уллар, чын геройлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бу дәүләт бүләкләре – безнең зур илебезнең, сугыш җимергән Донбасс халкының рәхмәте һәм хөрмәте билгесе.

Өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллинның әнисе Роза Хәбибҗан кызы улының гади кеше булуын сөйләде, әмма сәләте һәм белеме белән аның күп нәрсәгә ирешәчәген бөтен кеше дә белгән.

– Ул Ватаныбызның иң югары бүләгенә лаек булды, илебез, республика һәм район җитәкчелегенә безнең гаиләгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Башка әниләр улларын исән-сау көтеп алсын! – диде ул. Өлкән лейтенантның әтисе Леонид Гыйльмияр улы – хәрби, запастагы майор. Игорь Насыйбуллинның абыйсы, шулай ук, хәрби хезмәтне сайлаган. Русия Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен өлкән лейтенант Вадим Гавриков, өлкән сержант Марат Мостафин, ефрейтор Данил Фәттахов, старшина Тимур Хәйруллин Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнделәр. Бүләкләрне геройларның туганнары һәм якыннары алды.

Наградалар тапшырылганнан соң һәлак булган сугышчы-геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

“Сезнең алда баш иям!”
“Сезнең алда баш иям!”
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас