+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Сентября 2022, 03:00

Уфада да, Зилаерда да

Республикага идарә итү үзәгендә халыктан килгән һәр мөрәҗәгать җитди игътибарга алына.

Уфада да, Зилаерда даУфада да, Зилаерда да
Уфада да, Зилаерда да
Уфада яшәүче кеше социаль челтәрләрдә Б. Гражданская һәм Кировоград урамнары киселешендә трамвай юлларында рельслар арасында асфальт катламы җимерелүе турында язган. ЦУР бу эшкә Совет районы хакимиятен җәлеп иткән. 28 августта коммуналь хезмәтләр, әлеге урынга чыгып, рельслар арасын ремонтлаган.

Тагын бер мөрәҗәгать Туймазы районының Иске Туймазы авылыннан килгән. Анда яшәүче бер хатын авылның төп юлында җәяүлеләр өчен тротуар кирәклеге турында яза. Бу эшкә район хакимияте кушыла. 30 августта Иске Туймазы авылында Гараж урамыннан мәктәпкә кадәр җәяүлеләр юлы төзелеп беткән.
Салават шәһәре кешесе социаль челтәрләрдә Октябрь урамы буенча 60нчы йорт янындагы асфальтны тергезү үтенече белән мөрәҗәгать урнаштырган. Мәгълүмати системалар аны теркәгән, ә Башкортстанның ЦУРы эшкә алган. Салават шәһәре хакимияте хезмәткәрләре эшкә кушылганнан соң әлеге йорт каршындагы кварталда юл эшләрен башкарган оешма август азагына кадәр асфальтны тергезергә вәгъдә биргән. Һәм сүзендә торган.
Бәләбәйдә яшәүче бер ханым Фурманов урамында 1нче гимназиянең башлангыч звено корпусы каршында “Ясалма тигезсезлек” билгесе торуына игътибар иткән, әмма анда “яткан полицейский” эшлән­мәгән булган. Хатын шундый калку урын урнаштыруны сорый. Җанлы урын, янәшәдә — мәктәп, ә машиналар “оча гына”. ЦУР Бәләбәй районы хакимиятеннән коллегалары белән берлектә бу мөрә­җәгатьне эшкә ала. Уку елы башына “Дорцентр” предприятиесе белгечләре 1нче гимназия янында ясалма тигезсезлек урнаштыруны төгәл­ләде.
Яңавыл халкы социаль челтәр­ләрдә шәһәр хаки­миятенең игътибарын артык үсеп киткән куакларга юнәлткән, алар Якутов һәм Социалистик урамнары, янә Куйбышев һәм Якутов урамнары киселешендә юлларны күрүне кыенлаштырган. Яңа­выл районы хакимияте хезмәт­кәрләре әлеге киселеш­ләрне тик­шергәннән соң, “ЯнаулБлагоустройство” предприятиесе куаклык каплап киткән территорияне чистарткан.
Тагын бер мөрәҗәгать Калтасы районыннан. Комсомол урамындагы 9нчы йорт янында чабылмаган үләнгә Краснохолм авылында яшәүче­ләрнең берсе зарланган. Ул үз хәбәрен республика Башлыгының “ВКонтакте” битендә калдырган. Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары шикаятьне терки һәм аны хәл итүгә Калтасы районы хакимияте кушыла. Алар Торак хуҗалыгы идарәсе белән элемтәгә керә һәм аның хезмәткәрләре йорт яны терри­ориясендәге үләнне чаба.
Уфаның Менделеев урамы буенча 150/7 санлы йорт ихатасыннан чыкканда “Юл бир” билгесен кую үтенечен урындагы кеше калдырган. Мөрәҗә­гать авторы сүз­ләренчә, билге булмау сәбәпле, биредә авария хәлләре барлыкка килә. Башкортстан ЦУРы үтенече буенча, эшкә башкала хаки­миятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре кушыла. 30 августта билге куела. Хәзер бу юл машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә хәвефсезрәк.
Зилаер авылында яшәү­челәр бу мөрәҗәгатьне социаль челтәрләрдә июньдә үк бастырган. Авыл халкы, Октябрь урамындагы суүткәр­гечне ремонтлаганнан соң, юл тәртипкә ките­релмәде, дип язган. ЦУР әлеге хә­бәр­не район хакимиятенә юллаган. Соңрак “Главспецстрой” подрядчы оеш­масының Октябрь урамындагы юл өслегенә ремонт ясый башлавы ачыкланды. Ләкин тергезү эшләрен под­рядчы берничә этапта үткәргән: 7 июньдә Октябрь урамында траншеялар тө­зекләндерелгән, 30 августта юлны тулысынча ремонтлаганнар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас