

Мондый бәхет бу юлы Николай Егоровка елмайды. Фатир ачкычын аңа район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин тапшырды.
Николайның әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Арытаба малай Иглин районындагы гаиләдә тәрбияләнә. Хәзер аңа 23 яшь. Иглин авылындагы Башкортстан агросәнәгать колледжын тәмамлаган, шулай ук Кораллы Көчләр сафында хезмәт бурычларын да үтәп кайткан.
Хәзер фатирлы булгач, үз гаиләңне кору турында да уйланырга мөмкин.