+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 07:30

Үз гәүдәсе белән башкаларны каплаган

Янгын вакытында көчле шартлау булган.

Үз гәүдәсе белән башкаларны каплаганҮз гәүдәсе белән башкаларны каплаган
Үз гәүдәсе белән башкаларны каплаган

Салават шәһәре хакимияте янгын сүндергәндә батырларча һәлак булган Виталий Хрычевның исемен бер урамга бирәчәк.

Фаҗига 2013 елның 27 маенда булган. Виталий Хрычев «Газпром нефтехим Салават» заводы территориясендәге янгынны сүндерергә чыккан. Яну вакытында кислород баллоны шартлаган, нәтиҗәдә, 22нче янгын сүндерү бүлеге командиры Хрычев авыр җәрәхәтләр алган. Баллон кыйпылчыгы аның башына эләккән. Шул рәвешле ул үзенең хезмәттәшләрен коткарган.

- Шартлаган баллонның барлык көчен үзенә алган һәм гәүдәсе белән башкаларны каплаган. Баш сөяге-мие җәрәхәте белән Виталий Хрычев дәваханәгә китерелде, анда, барлык чаралар күрелүгә карамастан, вафат булды, - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Виталий Хрычев үлгәннән соң "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде.

Фото: [url=https://vk.com/newsbash?z=photo-129894660_457463649%2Falbum-129894660_00%2Frev]https://vk.com/newsbash?z=photo-129894660_457463649%2Falbum-129894660_00%2Frev[/url]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас