Игорь Насыйбуллин хәрбиләр гаиләсендә туган. Иске Вәрәш авылы мәктәбендә укый. 2017 елда Казан югары танк команда училищесын тәмамлый, Белгород өлкәсендәге 3нче мотоукчылар дивизиясенең 237нче танк полкында хезмәт итә. Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үти.
Игорь Насыйбуллин җитәкләгән танк ротасы Балаклея, Гусаровка, Изюмны азат итүдә катнаша. Сугышларның берсендә офицер үзенең танкы белән авыр кораллы хәрби хезмәткәрләрне эвакуацияләүне тәэмин итә, атышларга каршы төшә. Барысы да котылып кала ала, әмма Игорь Насыйбуллинның танк экипажы контузия ала. Дошманның чираттагы һөҗүме вакытында өлкән лейтенантның сугыш машинасына танкка каршы ракета турыдан-туры эләгә. Янган танктан чыкканда, экипаж миномет уты астында кала. Наводчик-операторны машинадан чыгарганда офицер үлемечле яралана.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы өчен Русия Президенты Владимир Путин өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллинга Русия Герое исемен бирде.
Республика шулай ук сугышчыны искә алды. Башкортстан Башлыгы Указы белән Игорь Насыйбуллин үлгәннән соң генерал Шәйморатов орденына лаек була. Төбәк җитәкчесе сугышчының әти-әнисе белән аралашты һәм Леонид Гыйльмияр улына һәм Роза Хәбибҗан кызына зур бүләк тапшырды.
Иске Вәрәш авылында Башкортстан Башлыгы шулай ук Игорь Насыйбуллин укыган мәктәптә булды. 1 сентябрьдә анда Русия Герое истәлегенә мемориаль такта ачылды. Радий Хәбиров, һәлак булган офицерның әти-әнисе белән бергә аңа чәчәкләр салды.
Республика җитәкчесе мәктәп укытучылары һәм укучылары белән аралашты. Биредә барлыгы 61 кеше белем ала. Төбәк Башлыгы шулай ук кыш башына мәктәпкә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле чаңгы комплектларын тапшырырга вәгъдә итте.
Радий Хәбиров Игорь Насыйбуллин укыган сыйныфны карады һәм Яңавыл районы хакимиятенә сыйныфта Русия Герое исемле парта куярга кушты. Авыл хакимияте башлыгы Эльза Минликуҗина урындагы Совет депутатларының Иске Вәрәш авылының Парк урамын Игорь Насыйбуллин урамы дип атарга карар кылулары хакында сөйләде. Бу карарны авыл халкы хуплаган.
Республика Башлыгы шулай ук Русия Героеның өч туганы Эмиль Насыйбуллин хөрмәтенә куелган мемориаль стендны карады. Эмиль шулай ук бу урта мәктәптә укыган, аны 1994 елда тәмамлаган. Ул 1996 елда Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була һәм Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә. Эмиль Насыйбуллин исемен Яңа Вәрәш авылы урамнарының берсе йөртә, ул анда туган һәм үскән.
Иске Вәрәш халкы белән аралашканда Радий Хәбиров авылның республиканың матур урынында утыруын билгеләп үтте. Авыл халкы торак пунктны чиста һәм тәртиптә тота.
Урындагы халык төбәк Башлыгыннан Иске Вәрәшне Чытырман авылы белән тоташтыручы һәм Уфа – Яңавыл трассасына чыгучы биш чакрымлы юлны ремонтлауны сорады. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул тиешле йөкләмә бирәчәк.
Фото:glavarb.ru