

“Атайсал – кече Ватан” проекты
Аның күпьеллык намуслы хезмәте “Русия Торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” билгесе белән билгеләнгән, исеме “Русиянең алтын кешеләре”, “Русия төбәкләренең иң яхшы кешеләре”, “Заманча Башкортстан”, “Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалыгы” кебек китапларга кертелгән. Дистә еллар дәвамында “Коммунальник” җәмгыятенә җитәкчелек итү чорында һәм бүген, хаклы ялда да, ул кече Ватанына намуслы хезмәт итүен дәвам итә. Актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, бик күп изге эшләрне башлап җибәрүче һәм тормышка ашыручы буларак та кырмыскалылыларның ихтирамын яулаган шәхес ул. Шул ук вакытта Башкортстан Диңгезчеләр җыенының Кырмыскалы районы филиалы рәисе буларак та патриотик юнәлештәге эшләре мактауга лаек, Бөек Ватан сугышында катнашкан кырмыскалылыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Әңгәмәбез дә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында.
– Наил Сәйфелгалимович, Сез район һәм республика басмалары белән актив хезмәттәшлек итәсез. Белүемчә, “Кызыл таң” гәзитенең дә иң актив укучыларының берсе Сез.
– Сарт-Нәүруз авылында туып-үстем, шундагы татар мәктәбендә укыдым. Ул вакытта “Кызыл таң”ны һәр йортта диярлек алдыралар иде. Безнең гаиләдә дә ул көтеп алынган “кунак” булды һәм булып кала. Аның битләреннән Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури турында укыганнарымны әле булса хәтерлим. Республикадагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән таныштырып баручы абруйлы басмаларның берсе бит ул. Якташларыбыз Рәхмәт Чурагулов, Расих Ханнанов кебек шәхесләрнең анда эшләве белән дә якын ул безгә, бүген дә басмабызда районыбыз тормышын яктыртуга зур урын бирелә.
– Сез байтак еллар дәвамында шикәр зводында хезмәт салгансыз, аннары завод карамагында булган иң авыр участокларның берсен – торак-коммуналь хуҗалыгын үз кулларыгызга алып, уңышлы эшен тәэмин иткәнсез. Үзгәртеп-корулар чорында бу оешма бик күп үзгәрешләр кичерсә дә, “Коммунальник” җәмгыяте дә үз бурычларын лаеклы үтәп килде. Чирек гасыр җитәкчелек итү чорында яулаган абруегыз Сезгә бүген дә ярдәм итә. Бик күп башлангычларның инициаторы буларак, Сез авылдашларыгызны да үзегез артыннан ияртәсез, бергәләп бик күп изге эшләр башкарасыз.
– Безнең якта халык бик актив. Бу аңлашыла да: авылыбызның киләчәгенә беркем дә битараф түгел. Яшьләр монда төпләнсен, авылыбыз үссен, матурлансын өчен, әлбәттә, уңайлы шартлар тудыру кирәк. Вакытында Сарт-Нәүруз райондагы эре авылларның берсе иде: авыл Советы, райондагы беренче һәм иң зур мәктәпләрнең берсе монда урнашкан булган.
Ә күпме сарт-нәүрузлылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән! Шуңа эшне без тарихны барлаудан башларга булдык. 2018 елда төрле сугышларда катнашкан якташлар исемлеге белән “Дан обелискы” булдырдык. Ул елдан-ел яңартылып тора. Хәзер анда репрессия корбаннары, тыл эшчәннәренең исемнәре белән тактаташлар, диңгезчеләргә хөрмәт күрсәтү уңаеннан зур якорь куелды. Әлеге вакытта сугыш булган урыннардан алып кайтылган туфраклы капсулалар да урнаштырыла. Бу эштә районның патриотик клублары һәм якташларыбыз ярдәм күрсәтә.
Авылдашлар белән бергәләп еш кына биләмәне тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырабыз, агачлар, чәчәкләр утыртабыз. Үзләренең гомерләрен аямыйча илебез азатлыгы, бүгенге тыныч тормыш өчен көрәшкән якташларыбызга рәхмәт әйтү, хөрмәт күрсәтү бу. Яшь буын да моны күреп, белеп үсә. Ә бу – бик мөһим. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Авылыбыз тарихына багышланган китап та чыгардык.
Гомумән, мондый эшләрне без, гадәттә, авылдашлар белән киңәшләшеп, бергәләп эшлибез. Хәзер инде авылда, мәктәп тә, клуб та булмаса да, җыелыр урыныбыз – мәчетебез бар. Барлык изге башлангычлар әнә шунда үзенең дәвамын ала.
– Габдулла Тукай скверы булдыру да – Сезнең идея. Ул ничек тормышка ашырыла?
– Тукай – милләтебезнең бөек шәхесе, без – аның әсәрләрендә тәрбияләнеп үскән буын. Вакытында зур мәктәп булган татар авылында аңа лаеклы урын бирелергә тиеш, дип исәплим. Бу эшне без өч ел элек үз көчебез белән башлап җибәргән идек. Хәзер төрле программаларда, конкурсларда катнашып, матди ярдәм чаралары алуга ирешәбез. Шулай, узган елда “Аек авыл” конкурсында район буенча икенче урын алып, бу премияне скверны төзекләндерүгә тотындык. “Атайсал – кече Ватан” проектында катнашып, сквер өчен дүрт эскәмия оттык.
Тиздән биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары да барлыкка киләчәк. Бу исә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә мөмкин булды: “Спорт мәйданчыгы” проекты белән быел җиңеп чыктык. Спорт мәйданчыгының проекты әзер, тиздән аны тормышка ашырырга тотыначакбыз. Балалар өчен уен мәйданчыгына да урын бүленгән.
Әлеге вакытта һәйкәл өстендә эш алып барыла. Мәрмәр плитәләрдән стенасын күтәрү өчен күп кенә акча таләп ителә. Җайлап, уй-ниятебезне тормышка ашырып киләбез. Балалар, скверга килеп, милләтебезнең бөек шәхесе Габдулла Тукай турында күбрәк белер, аның әсәрләре белән кызыксынып, туган телләрен дә өйрәнер, дигән өмет белән эшләнелә бу.
– Авылдагы коеларны тергезү дә – бик күркәм күренешләрнең берсе.
– Без бәләкәй чакларда авылда коелар бик күп иде. Аларны казуда өлкәннәр белән без дә катнаштык. Шуңа күпләренең тарихын яхшы беләм. Бүгенге көнгә 5 коены тергездек, коймалап алдык, исемнәр бирдек. Мәсәлән, тау астындагы коены әбиләр-бабайлар казыды, мин дә нәнәйгә ияреп барып, ярдәм иткән идем. Шуңа аны “Изгеләр” коесы дип атадык. Тагын берсен фронтовик бабай истәлегенә “Сөләйман” коесы дип атадык. “Гайникамал коесы” да бар хәзер авыда. Сугышка кадәр бу апа авылда беренче балалар бакчасы оештырган, ә Бөек Ватан сугышы елларында колхоз һәм авыл Советы рәисе булган.
– Хәрби хезмәтегез Хәрби-диңгез флотында узган. “Бештау” авария-коткару корабында ерак сәфәрләргә дә чыгарга һәм хәтта Атлантик океанда “К-19” атом су асты көймәсен коткару операциясендә дә катнашырга туры килгән. Бүген Башкортстан Диңгезчеләр җыенының Кырмыскалы филиалы рәисе буларак та тарихи хәтерне тергезүгә бик күп көч саласыз.
– Безнең районнан Бөек Ватан сугышы елларында бик күп якташларыбыз батырлык үрнәге күрсәткән. Кызганычка каршы, күпләренең исеме әлеге көнгәчә бик билгеле түгел. Генерал-майор Нәҗип Хәмитов турында эзләнү эше алып барам. Әле күптән түгел Олыкүл авылында аның исемендәге хәрби-патриотик клуб ачылды. “Щ-304” су асты көймәсе командиры Яков Афанасьевка районда һәйкәл булдырылды. Шулай ук Уфа шәһәренең Җиңү паркында Яков Афанасьевка обелиск ачу һәм башкала урамнарның берсенә аның исемен бирү үтенече белән мин Уфа шәһәр округы хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Миңа уңай җавап килде – Уфа шәһәренең Затон бистәсендәге урамнарның берсенә якташыбызның исеме биреләчәк. Мондый билгеле “билгесез” исемнәр бик күп әле. Тарихи хәтерне тергезү, батырлык үрнәге күрсәткән якташларыбызның исемнәрен дөньяга таныту – безнең изге бурыч.
– Сез – үрнәкле гаилә башлыгы. Узган елда Иҗтимагый палата тарафыннан оештырылган “Ата батырлыгы” конкурсында диплом белән бүләкләндегез.
– Гаиләм – ныклы тылым булды һәм булып кала. Бу уңайдан мин – бик бәхетле кеше. Хатыным Әнисәгә бик нык рәхмәтлемен. Бер ел хезмәт иткәч, ялга кайтканда өйләнешеп, ул мине тагын ике ел көтте. Аллаһка шөкер, тормыш юлыннан бик матур атлап киләбез, менә июль аенда алтын туебызны билгеләп уздык.
Әнисә Хөрмәтулла кызы барлык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлады: урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып, директорның уку-укыту буенча урынбасары вазыйфасын башкарды, “Русиянең мәгариф отличнигы”. Шул ук вакытта гаиләбезне үзенең сөюе һәм хәстәре белән урата. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Бүген алар үз тормышлары белән яши, безне уңышлары белән сөендерә, туган йортка кайтып торалар. Ә ата-ана өчен шуннан да зуррак бәхет бармы?
– Әйе, гаилә имин булгач, җәмәгать эшчәнлеге белән дә иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Киләчәккә тагын нинди уй-ниятләр белән янасыз, Наил абый?
– Габдулла Тукай скверын төзекләндереп бетерү – әле иң мөһим эшләрнең берсе. Әлбәттә, башта уйлар күп инде ул, авылдашлар белән сөйләшеп, мәчет биләмәсендә музей ачу турында уйлана башладык. Гомумән, барлык уй-ниятләребез дә авылыбызны матурлауга, кешеләр өчен уңайлыклар тудыруга юнәлтелгән. Бу уңайдан авылдашларыма, авыл Советы һәм район хакимиятенә дә бик рәхмәтлемен. Башлангычларны хуплап, ярдәм итүчеләр булганда эшләребез уң булыр, Аллаһ боерса!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.