+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2022, 12:35

17 елдан соң кызының әтисе булуында шикләнгән...

Юк, юк, бу хәл - "ДНК" программасы сюжеты түгел. Үзебезнең Октябрьский шәһәрендә була ул.

17 елдан соң кызының әтисе булуында шикләнгән...
17 елдан соң кызының әтисе булуында шикләнгән...

Октябрьский шәһәрендә яшәүче ир 17 яшьлек кызының әтисе булуында шикләнеп, судка мөрәҗәгать иткән. Дәгъвада ул хатыны белән никахта аларның баласы туганлыгын күрсәткән. Ир кызның биологик әтисе булуына ышанган, тик еллар узгач ул шикләнә башлаган.

Судта ир-ат үзенең баланың атасы булмавын танырга, аның туу турындагы акттагы язудан үзен әтисе сыйфатында чыгаруны сораган. Ә аның хатыны, үз чиратында, нәкъ менә аннан бала тудырганына басым ясаган.

Хакыйкатьне билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы үткәрелгән. Нәтиҗәдә, ирнең баланың биологик әтисе булуы ихтималы 99,99 процент тәшкил иткән.

Суд ирнең үзен кызның әтисе түгеллеген исбат итү теләген раслаудан баш тарткан.

Әлеге хәлләрдән соң ирнең күңеле тынычлангандыр. Ә менә үсеп җиткән кызының күзенә ничек караячагы һәм озак еллар бергә яшәгән хатыны белән арытаба ничек булачагы әлегә билгесез...

Фото: psy-files.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: