+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2022, 04:55

Башкортстанда җитди форум үтәчәк

29-30 сентябрьдә Башкортстан башкаласы Уфада «Минем документлар» VI Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләре форумы узачак.

Форум үзәкләрнең җитәкчеләрен, Русия Федерациясенең барлык субъектларының федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләрен бер мәйданчыкта берләштерәчәк. Чара статс-секретарь – Русия икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары катнашлыгында узачак.

- Трансформация һәм санлаштыру күзлегеннән дәүләт хезмәтләре өлкәсе бик тиз үсешә һәм моңа төбәкләрнең алдынгы идеяләре зур йогынты ясый. Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт хезмәтләрен һәм сервисларын клиентларга юнәлтелгән, аңлаешлы һәм гражданнар һәм бизнес өчен уңайлы итәргә планлаштыра.

Форум - Федерациянең башка субъектларында таралырга мөмкин булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә уңышлы кейслар һәм практикалар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, - дип билгеләп үтте Алексей Херсонцев.

Форумның эшлекле программасы өч блокка бүленгән һәм пленар утырышны һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү мәсьәләләренә һәм КФҮнең яңа максатларына багышланган ике стратегик сессияне үз эченә ала.

- Хәзерге вакытта республикабызда Русиядә иң күләмле күпфункцияле үзәкләр челтәре эшли, ул көн саен 350 дәүләт һәм муниципаль хезмәт буенча 10 меңгә якын мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итә, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. - Әлеге система халыкка хезмәт күрсәтүнең төп коралы булып тора, һәм инде үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Һичшиксез, без алга таба да аны үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән эш алып барачакбыз, ә мондый чаралар тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, төбәкара багланышлар кору өчен дә зур мөмкинлек бирә, бу киләчәктә безнең гражданнарның тормышын уңайлырак итәчәк, - дип өстәде ул.

Форум «Русиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенрусия конкурсына йомгак ясау белән тәмамланачак, анда «КФҮнең иң яхшы төбәк челтәре», «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» һәм «КФҮнең иң яхшы проекты» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Башкортстанда җитди форум үтәчәк
Башкортстанда җитди форум үтәчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас