+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Сентября 2022, 10:56

Башкортстанга "әбиләр чуагы" кайчан киләчәк?

Бу хакта синоптиклар үз фаразларын белдерде.

Башкортстанга "әбиләр чуагы" кайчан киләчәк?Башкортстанга "әбиләр чуагы" кайчан киләчәк?
Башкортстанга "әбиләр чуагы" кайчан киләчәк?

Аларның сүзләренә караганда, Башкортстанда "әбиләр чуагы" бүгеннән башлана. Иртәгә үк республикада тагын да җылырак булачак - +20 градуска кадәр җитәкчәк, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.

Аларның мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьдә Башкортстанда явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +3, +8 градус. Һавада һәм туфрак өслегендә туңдыру урыннары белән 0, -2 градус булуы ихтимал. Көндез җылы булачак - +15, +20 градус.

15 сентябрьдә дә явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан. Төнлә һава температурасы +3, +8, көндез, алдагы көндәге кебек, +15, +20 градус булыр, дип көтелә.

Алдагы көннәрдә Башкортстандагы һава температурасы +22, +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас