

Кичә, 13 сентябрьдә, Башкортстанның Уфа районында кыргый җәнлек катнашлыгында авария булган.
Юл-транспорт һәлакәте Самара - Уфа - Чиләбе трассасында булган. Чиләбе өлкәсенең 45 яшьлек кешесе "Lada Granta" машинасы белән кюветка чыгып киткән һәм анда әйләнгән. Ике пассажир (40 һәм 61 яшьлек хатын-кызлар) имгәнү сәбәпле, аларга медицина хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булган.
Соңрак машина йөртүче белдергәнчә, юлга поши йөгереп чыгу сәбәпле, аңа кюветка чыгып китәргә туры килгән. Хәзерге вакытта бу вакыйга факты буенча тикшерү бара.
Фото: ufa.kp.ru