- Ил җитәкчелеге билгеләгән планнарда почта бүлекчәләрен үстерүгә, почта үзенең социаль функциясен мөмкин кадәр сыйфатлы үти алсын өчен аларны гражданнар өчен кирәкле хезмәтләр белән тулыландыруга басым ясалды, – диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. – 144 объектның 14е «Русия почтасы» милкендәге җир кишәрлекләрендә урнашкан, 130 объект буенча тиз төзелә торган конструкцияләрне урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрергә кирәк.
Хәзерге вакытта 54 җир кишәрлегенә карата межалау һәм дәүләт кадастр исәбенә кую буенча чаралар тәмамланган, бу гомум санның 41,5 %ын тәшкил итә. 11 районда эшләр тулысынча тәмамланган.