+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2022, 07:25

Сезонлы авырулар баш калкыта

Аларны кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы – вакцина ясату.

Сезонлы авырулар баш калкытаСезонлы авырулар баш калкыта
Сезонлы авырулар баш калкыта

Республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев муниципаль район һәм авыл Советлары депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

4 сентябрьдә Караидел, Күгәрчен, Чишмә районнарында өстәмә сайлаулар буенча 10 сайлау кампаниясе узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 10 мандатны – “Бердәм Русия” вәкилләре, 1 – КПРФ вәкиле һәм 1 үз-үзен тәкъдим итүче алган. Бердәм тавыш бирү көнендә – 11 сентябрьдә – сайлаулар 25 районда һәм шәһәр округында узды. 31нче сайлау кампаниясе барышында 61 депутат мандаты тулыландырылды. Сайлауларга халыкның 39,26 проценты килгән. Нәтиҗәдә, “Бердәм Русия” – 53, ЛДПР – 1, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр 7 мандат алган.
Башкортстан Башлыгы сайлауларда җиңүчеләрне котлады, “Бердәм Русия”нең нәтиҗәләрен закончалыклы дип атады, чөнки партия һәрвакыт кешеләр белән булды, шул исәптән пандемия чорында волонтерлар эшен актив оештырды. Хәзер инде киләсе елда үтәсе Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларга әзерлекне башлау зарур.
Республикада коронавирус буенча эпидемиологик хәл чагыштырмача тотрыклы булып кала. Ковидка каршы чараларны катгыйландыру зарурлыгы әлегә юк, дип белдерде “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе вәкиле. Әмма ведомствода өлкәннәр һәм күкрәк балалары арасында авыручылар санының артуын билгелиләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә коронавирус инфекциясе йоктыручылар дәрәҗәсе 10 процентка арткан. Чагыштыру өчен, алдагы 7 көн эчендә бу күрсәткеч 32 процент иде. Ә менә ОРВИ белән авыручылар саны 21 процентка күбәйгән (24 мең очрак). Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин сезонлы авыруларны кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы – вакцина ясату булуын искәртте. Хәзерге вакытта covid-19дан ике компонент белән төбәктә яшәүче 2990061 кеше вакциналанган. Грипптан 257631 кеше прививка ясаткан. Бу – гомум планнан 11 процент.
Радий Хәбиров республика предприятиеләре белән эшне көчәйтергә кушты. Быел грипптан вакцинаны эш бирүче акчасына ясатучы хезмәткәрләр саны артырга тиеш.
Башкортстанда “Сәламәтлек поездлары” эшен төгәлләде. Азат Рәхмәтуллин белдерүенчә,18 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр табиблар төбәкнең 259 торак пунктында булган, 120 меңнән артык кешене тикшергән. 1489 пациент өстәмә тикшерү үтү өчен республика дәваханәләренә җибәрелгән. Радий Хәбиров акциядә катнашкан табибларны бүләкләргә тәкъдим итте.
Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанга туристлар агымы 1,1 миллион туристик сәяхәт тәшкил итте. Бу Русия төбәкләре буенча уртача күрсәткечтән 2,5 процентка югарырак. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урында, дип хәбәр итте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Коллектив урнашу чараларында (547,8 мең кеше) урнаштырылган туристлар саны һәм туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләме (22 процент үсеш белән 6,7 миллиард сум) буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урынны били.
Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнеп килә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, бүгенгә мәйданнарның 84 процентында ашлык суктырылган, бу — 1 миллион 470 мең гектар. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнер тәшкил иткән. Барлыгы 4 миллион 300 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Республикада карабодай һәм майлы культураларны җыюга керештеләр. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, һава шартларына бәйле урып-җыю темплары акрынайган. 2023 ел уңышы өчен көзге культуралар 262 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу планнан 53 процент тәшкил итә. Илшат Фазрахманов 20 сентябрьдә уҗым чәчүнең соңгы көне булуы турында искәртте. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә ахырына якынлаша, республикада еллык азык запасы тәэмин ителгән.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас