Исерек килеш автомобильгә утырып җилдерүчеләр аркасында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре булып кына тора. Менә шундый бәхетсезлек очраклары, юлда тәртипсезлекләр булмасын, кемдер аркасында гаепсез кеше гомерләре өзелмәсен өчен, атна саен җомга көнне Борай районында профилактик рейд оештырыла, ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда киңкүләм тикшерүләр үткәрә. Инспекторлар өчен иң киеренке чор якынча кичке уннар тирәсендә башлана – бу вакытта юлларда исерек килеш руль артына утыручылар күренә башлый. Без, журналистлар да, ЮХХДИ бүлеге җитәкчесе Марсель Хәсәнов, инспекторлар Илнар Шәйдуллин, Марсель Шәйдуллин, Илфир Закиров, Илнур Миңнегулов белән кичке якта рейдка чыктык.
– Исерек килеш машина белән идарә итү авыр җинаять булып санала. Алай гына да түгел, водитель таныклыгы булмаган яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, руль артында йөрүчеләр дә – закон бозучылар. Шулай ук яше җитмичә транспорт белән идарә итүчеләр дә шушы ук категориядә. Андыйлар да рейдлар вакытында ачыкланып кына тора. Нәкъ менә санап үтелгән категориядәге водительләр еш кына аварияләр сәбәпчесе була. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганга кадәр уйлансыннар иде: алар бит үз сәламәтлеген, гомерен генә түгел, башка кешеләрнекен дә зур куркыныч астына куя, – ди ЮХХДИ бүлеге начальнигы Марсель Хәсәнов.
Инспекторлар бер генә түгел, кабат-кабат исерек килеш руль артына утырып, кагыйдә бозучылар булуын да әйтә. Бер кат җаваплылыкка тарттырылгач та, акылга утырмаган машина йөртүчеләр дә аз түгел икән. Андый кешеләргә карата законны тагын да катылату кирәктер, күрәсең.
Профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15тән артык очрагын ачыклады. Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка, страховка полисы булу, хәвефсезлек каешының каптырылганлыгы, башка таләпләрнең үтәлеше тикшерелде.
– Практика күрсәтүенчә, мондый профилактик чаралар юл хәрәкәте хәвефсезлегенә уңай тәэсир итә hәм тәртипсез, исерек водительләрне транспорт агымыннан чыгара. Юлларда кагыйдә бозучылар белән тәүлек буена көрәшәбез. Монда без документларны тикшерү белән генә чикләнмибез, водительләр арасында аңлату эшләре дә алып барабыз. Юлларда иминлек булдыру өчен тырышуыбызны машина йөртүчеләр аңлый дигән өметтә калабыз, – ди полиция капитаны Илнур Миңнегулов. – Барыбызга да имин юллар!
Гөлназ Хуҗина,
Борай районының “Алга” гәзите хәбәрчесе.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Фото: Гөлназ Хуҗина.