

Лекторлар булып Русия юристлары ассоциясенең Башкортстан бүлеге Аппаратының башкаручы директоры - Аппарат җитәкчесе Екатерина Смоленчук, хокук институтының фән буенча директор урынбасары, Яшь юристлар советы рәисе Наталия Латыйпова, юристлар һәм башкалар чыгыш ясады. Алар Русия законнары нормаларын, территориядәге гражданнарның хокукларын һәм бурычларын җентекләп аңлатты.
«Юридик ярдәм күрсәтү Русия юристлары ассоциясенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Без әлеге проектны, уздырылган хокукый консультацияләрдән соң, аның кирәклеген аңлап эшләдек. Безнең семинарлардан соң ахалык алдында торган мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булыр дип ышанабыз. Әйтик, бу Русия гражданлыгы алу өчен гариза биргән кешеләргә илебезнең тулы канлы гражданнары булырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Екатерина Смоленчук.
Донбасстан килгән гражданнар үзләренең хокукый грамоталылыкларын арттыра, кичергән проблемаларны ничек хәл итү турында мәгълүмат ала алдылар. Чара барышында юристлар кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр, аларның кайберләре эшкә алынды
«Көнкүреш һәм урнашу белән бәйле проблемалардан тыш, күп кешеләрне төрле юридик сораулар да борчый. Мәсәлән, хезмәт хокуклары гарантияләре, кулланучылар хокукларын яклау, гаилә, гражданлык һәм җинаять хокукы. Семинарларда без бу төп аспектларны кузгаттык", - дип шәрехләде Наталия Латыйпова.