Съезд эшендә төбәк төзүчеләренең, шулай ук кайбер чит илләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак. Ассоциацияләр съезды географиясен Мәскәү, Екатеринбург, Краснодар, Санкт-Петербург, Ижевск, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Беларусь Республикасы тәкъдим итәчәк.
- Съездда реаль кейслардагы ассоциацияләр вәкилләре девелопмент өчен барлык төп өлкәләрдән яңа нәтиҗәле карарлар күрсәтәчәк. Алар арасында: артык административ киртәләрне бетерү, инженерлык челтәрләренә тоташтыру чыгымнарын киметү, банк кредитлары күләмен арттыру, - дип сөйләде республиканың Төзүчеләр ассоциациясе башкарма директоры Адел Сәйфуллина.
- Ассоциация съезды - шундый фикердәшләрне берләштерү, алар уртак иҗади максатларга ирешүгә зур потенциал юнәлтергә, торак файдалануга тапшыруны арттыру һәм бизнес белән хакимият арасында диалог оештыруга уңай шартлар тудыруга йогынты ясарга сәләтле.
Фото: Башинформ